28 гыйнвар 2026 материаллары
-
Язмыш
100 яшен тутырган Сәхия әби: «Ялкау булмаска кирәк!»
«Ачлык аркасында озак яшәдек!» Мамадыш районының Хафизовка авылында гомер итүче Сәхия Нәбиуллина йөз яшькә җитү серен әнә шулай аңлата. Ул бүген дә үз аягында, әле көненә бер чакрым араны җәяү йөри. Тагын да шаккатмалы хәл: ялгызы гомер итә. Туган көне булгач, бу арада өеннән кеше өзелми. Үзбәкстанда яшәүче кызы Сания кунакка кайткач, әбекәйнең бәхете тагын да арткан.
-
Яңалыклар
Теш табиблары мошенниклыкта шикләнелә
Ижауда суд «Дент-Лайн» стоматология клиникасында табибка күренүчеләрнең акчаларын урлау буенча кузгатылган җинаять эшенә кагылышлы кешеләрне СИЗОда калдырган.
-
КИРӘК
Госман Коръәне
Лениногорск районының Тимәш авылында Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге мәдәни-тарихи комплекс төзелгән.
-
Яңалыклар
Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүчеләргә өч меңнән артык льгота каралган
Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә контракт төзүчеләргә, өч меңнән артык ташлама гамәлдә. Алар арасына айлык түләүләргә өстәмәләр каралган хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы; тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерү һәм түләүсез тикшерүне дә кертеп, медицина учреждениеләрендә дәвалану керә.
-
Яңалыклар
Татарстан узган елның декабрендә ипотека бирү күләме буенча лидерлар бишлегенә кергән
Татарстан декабрьдә ипотека кредитлары бирү күләме буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде: республикада банклар 29,43 млрд сумлык 6,12 мең ипотека рәсмиләштергән, ноябрь белән чагыштырганда күрсәткечләр саны 62 процентка һәм күләм 66 процентка арткан. Бу хакта Берләшкән кредит бюросы мәгълүматлары сөйли.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Нипах куркынычмы, юкмы?
Дөньякүләм турбулентлык фонында Һиндстанда таралган «нипах» вирусына каршы саклык чаралары маховигы әйләнә башлады. Чынлап та, аны йоктыручыларның үлем очраклары 75 процентка кадәр җитә. Вируска каршы вакцина да, дәвасы да юк.
-
Авыл
Республикада кооперативлар саны арткан
Республикада көчнең бердәмлектә икәненә төшенеп эшләгән кооперативлар саны 215 кә җиткән. Бүген алар 22 мең фермер һәм шәхси хуҗалыкны берләштерә.
-
Яңалыклар
Таксистларның ОСАГО полисларын реаль вакытта тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк
Россиядә реаль вакытта конкрет датага таксистларның ОСАГО полисы булуын тикшерү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу «Такси» федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм иминиятләштерүнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы интеграциясеннән соң мөмкин булачак. Бу хакта «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Бөләбез һәм ябылабыз
-
МӨҺИМ
Мәктәпләрдә кадрлар кытлыгы ничек хәл ителә?
Көзен генә түгел, ел буе саныйлар аларны. Республикада 2 мең укытучыга кытлык бар. Әмма моңа карап, республикада гамәлгә ашырыла торган программа, грантларның берсе дә өзелми. Алга таба укытучыларны ничек ишәйтергә җыеналар?
-
Яңалыклар
1 февральдән баласы туган гаиләләргә түләү күләме арта
Балалы гаиләләргә бала туганда яки уллыкка алганда бер мәртәбә акча түләү ярдәм итү чараларының берсе булып тора. 1 февральдән әлеге түләү күләме 5,6 процентка индексацияләнәчәк. Татарстан халкы нинди суммага өмет итә ала һәм ул нәрсәгә бәйле булачагы хакында «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Казанда «Эх, чыршысы» экологик акциясе тәмамланырга санаулы көннәр калды
Казан халкы «Эх, чыршысы» экологик акциясе кысаларында 3 мең ылыслы агач тапшырган. Яңа ел агачларының барысы да диярлек йомычка итеп эшкәртүгә җибәрелгән. Чыршыларның бер өлеше тәҗрибә кысаларында «Туфракка кире кайтар» оешмасына тапшырылган. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Путин һәм Трампның очрашуы мәктәп дәреслекләренә кертелде
Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның Анкоридждагы очрашуы Россия хәрби-тарихи җәмгыяте әзерләгән Россия тарихы һәм гомуми тарих дәреслекләренең өченче басмасына кертелде. Бу хакта Россия хәрби-тарихи җәмгыяте үзәк советы әгъзасы һәм тарих дәреслекләре дәүләт линейкасының җаваплы секретаре Владислав Кононов хәбәр итте, дип яза «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген төнлә Казан урамнарын 300дән артык берәмлек техника кардан чистартты
27 гыйнвардан 28 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең урам-юл челтәрен кардан чистарту эшенә 323 берәмлек махсус техника җәлеп ителде. Казан урамнарында 109 катнаш юл хезмәте машинасы һәм 58 трактор щеткасы эшләде. Алар юлларны бозлавыкка каршы эшкәртеп, урамнарны кардан чистартты. Шәһәр юлларын җыештыруда 52 эшче катнашты. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.